В. Г. Распутинның «Уроки французского» китабы буенча фикер алышу (12+)

12 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен В.Г.Распутинның «Уроки французского» китабы буенча фикер алышу дәресе узды.

Укучылар күренекле рус язучысы Валентин Распутинның тормыш юлы һәм иҗаты, аның әсәрләре белән танышты. Бергәләп «Уроки французского» хикәясе геройларының характерлары һәм гамәлләре, сугыштан соңгы авыр заманда ялгызлыкта калган балаларның катлаулы тормышы турында фикер алыштылар. Аларга әсәрдән истә калырлык мизгелләрне искә төшерергә һәм анализ ясарга тәкъдим ителде. Балалар, викторинада катнашып, хикәянең эчтәлеген яхшы белүләрен күрсәтә алды. Шулай ук әсәрдән өзекләрне сәнгатьле укуны тыңладылар һәм шул ук исемдәге фильмнан өзекләр карадылар. 

Поделиться: